Татарстанда өченче трактор су төбенә киткән

Лаеш районының Яшел Бор авылында күңелсез хәл килеп чыккан. Боз астында калган трактор һәм экскаваторны чыгарырга теләп, ярдәмгә ашыккан өченче трактор да су төбенә киткән. Бу турыда авыл халкы хәбәр иткән.

Алар сүзләре буенча, машина йөртүчеләрнең барысы да исән-сау.
Бозлы су беренче тракторның түбәсенә кадәр күтәрелгән, икенчесенең ярты өлеше аста калган булган. Ә өченче тракторның салонының бер өлеше суга баткан.
Әлеге вакытта кран килеп, ике тракторны су төбеннән тартып чыгарган.


Фикер өстәү