Азык-төлек карточкасы кертүдән курыкмаска өндиләр

Икътисадчы Руслан Гринберг фикеренчә, азык-төлек бәяләре арту сәбәпле, Россиядә талон системасын кертергә мөмкиннәр.

Россия Фәннәр академиясенең Икътисад институты фәнни җитәкчесе Руслан Гринберг әйтүенчә, азык-төлек кыйммәтләнү илдә аз керемле кешеләр өчен азык-төлек талоннары кертүгә китерергә мөмкин. Әмма икътисадчы, моннан куркырга кирәми, алга киткән илләрнең күбесе шушы системаны куллана, ди.
Гринберг әйтүенчә, бәя үсүдән котылуның ике юлы бар. Йә Хөкүмәт иң мөһим ризыклар җитештерү өчен субсидияләр бирә башлаячак, яисә Россиядә азык-төлек карточкалары кертеләчәк.
Әйтергә кирәк, безнең илдә мондый системага карата ышанмаучылык, чиктән тыш тискәре мөнәсәбәт хөкем сөрә. Карточка диюгә, өлкән буынның күз алдына Советлар Союзы чоры искә төшә. Бөек Ватан сугышы елларында, шулай ук СССР таркалу алдыннан шундый талоннар кертелә.


Фикер өстәү