2022 ел башында Татарстанда кунак булган туристлар агымы узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда шактый арткан. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
— Бәйрәмнәр чорында Татарстанга килгән туристлар санының артуы сөендерә, билгеле. Алар аеруча Казан Кремле, Зөя утрау-шәһәрчеге, Алабуга шәһәре, Бөек Болгар һәм Чистайны үз иткән, — дип сөйләде ул.