Галимнәр мәчеләрдә коронавируска охшаш инфекция тапканнар

Америка Кушма Штатларының Теннеси университеты галимнәре хәзерге вакытта мәчеләр арасында коронавируска охшаш вирусның “яшәп килүен” дәлилләгән.

Тикшеренүләр нәтиҗәләре күрсәткәнчә, песиләрнең 70 процентында коронавируска охшаш вируска антитәнчекләр табылган. Шунысы кызык: песиләрдән анализлар инде пандемия башланганчы ук алынган.
Галимнәрнең аңлатуынча, мәчеләр S-аксымы ковид-19 аксымына охшаш вирус белән “очрашкан”, шуңа күрә аларда антитәнчекләр барлыкка килгән. Димәк, тикшеренүчеләр фикеренчә, хәзерге вакытта мәчеләр арасында кешеләр өчен дә хәтәр белән янардай вирус “йөри”.
Сүз уңаеннан, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда коронавирус йоктырган 300 миллионнан артыграк кеше теркәлгән. Шуның 45,5 миллионы вафат булган. Бигрәк тә АКШта, Һиндстан, Бразилия һәм Бөекбританиядә ковидка бәйле хәлләр киеренке. Россия бу исемлектә – 5 нче урында.


Фикер өстәү