Алексей Песошин Россия прокуратурасы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

12 гыйнвар – Россия прокуратурасы хезмәткәрләре көне. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан республика прокуратурасы органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады.

«Төп-төгәл 300 ел элек – Петр I идарә иткән дәвердә Россиядә прокуратура институты барлыкка килә, – диелә котлауда. – Прокуратура органнары иң катлаулы борылыш чорларында дәүләттә аерым бер әһәмиятле урын алып тора, ә прокурорлар һәрвакыт закон сагында була.

Бүген прокуратура – илебездә  хокук саклау системасының төп институтларыннан берсе. Кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен саклау-яклау, җинаятьчелекнең барлык төрләренә каршы көрәшү прокуратураның төп бурычлары булып тора.

Республика җитәкчелеге авыр, әмма бик кирәкле, күркәм хезмәтегез, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш кертүегез өчен эчкерсез рәхмәтләрен белдерә. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек, закон сагында иң катлаулы бурычларны хәл кылуда уңышлар, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телим!»

 


Фикер өстәү