Актанышта 13 яшьлек улын кыйнаган атаны хөкем иткәннәр

Хокук саклау органнарына яшүсмернең бабасы һәм әнисе гариза язган.

Тикшерүчеләр Актаныш районында яшәүче 38 яшьлек иргә карата Россия җинаять кодексының 117 маддәсе 2 өлеше буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерү мәгълүматларына караганда, 2021 елда ир 13 яшьлек улын кыйнаган.

Хокук саклау органнарына яшүсмернең бабасы һәм әнисе гариза язган. Шуннан соң әтисе улына кул күтәрүдән туктаган. Пенсионер камерага оныгын вәхшиләрчә кыйнаганнан калган эзләрне төшергән булган.

Ир өлешчә гаебен таныган. Шулай ук аның хатынын изеп яшәве мәсьәләсе дә хәл ителә.


Фикер өстәү