«Помадка» ясау ЫСУЛЫ

Тамада Чулпан Гарипова рецепты

– Безнең балачак конфеты бу. Ул вакытта конфет булмаганнан кайната иделәр. Помадка дип тә атыйлар кайбер якта. Мин балачактагы рецепт буенча кайнаттым. 1:3 исәбеннән ясала. Ярты литр сөткә өч ярты литрлы банка белән шикәр комы салырга һәм болгата-болгата сүрән утта кайнатырга кирәк. Кашык авыраеп, зур-зур тишекләр хасил булып кайный башлагач, 50 грамм ак май куштым да майлаган табага салдым. Бөтенләй катып беткәнче ромбиклар сызып чыктым. Каткач, шул эздән бик җайлы гына сындырып булачак.


Фикер өстәү