Татарстанда коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән чикләүләр сакланачак. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Бүген гамәлдә булган барлык чикләүләр дә сакланачак. Бу яңа коронавирус инфекциясе һәм грипп буенча эпидемиологик вазгыятьне катлауландырмау өчен эшләнә», — диде ул.
Республикага коронавирусның «омикрон» штаммы киллеп җитү ихтималы да бар. Ул пандемиянең яңа дулкыны башлануга сәбәпче булырга мөмкин.