«Ак Барс» хоккей клубы капитаны Данис Зариповның улы туды

Казанның «Ак Барс» хоккей клубы һөҗүмчесе һәм капитаны Данис Зариповның  зур сөенчесе бар. Бу хакта «Ак Барс» хоккей клубы инстаграмда хәбәр итте. 

«Ишәю! Данис белән Альбинаны уллары Диас туу белән котлыйбыз! Сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге телибез, — диелгән хәбәрдә. 

Бу – Зариповның өченче баласы. Беренче хатыны Татьяна белән аларның уллары Артур бар. Ул да хоккей уйный. Алла исемле икенче хатыны Данисны Ариана исемле кыз белән сөендергән иде.
Гагарин Кубогын 5 мәртәбә откан бердәнбер хоккейчы булган Данис Зарипов быел соңгы сезонын уздыра. Ул карьерасында 1300дән артык матчта чыгыш ясады.

 


Фикер өстәү