Россиядә яшәүчеләргә Төркиядә чит ил вакциналары ясату мөмкинлеге булачак

Быел Россиядә яшәүчеләргә Төркиядә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хуплаган чит ил вакциналары белән прививка ясату мөмкинлеге ачыла. Бу хакта Россия туроператорлар ассоциациясе (АТОР) сайтында хәбәр ителә.

Шул рәвешле туриндустрия белгечләре Төркиянең шәхси хастаханәләр һәм медицина оешмалары ассоциациясе сайтындагы мәгълүматларны раслаган, дигән сүз. Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы Баш департаменты директоры Әхмәт Текин белдергәнчә, Россия туристлары өчен прививканың бер уколы 400 лира торачак (ике укол чама белән 4,4 мең сумга төшә).

Белгечләр сүзләренә караганда, 18 яшьтән зуррак туристларга хосусый, шулай ук дәүләт клиникаларында Pfizer, BionTech яки Китайның Sinovac препаратлары белән прививка ясатып булачак.

Исегезгә төшерәбез: шушы көннәрдә Ленинград өлкәсенең Иҗтимагый палатасы рәисе Владимир Петров россиялеләрнең чит ил паспортына COVID-19 инфекциясеннән вакцинация һәм и ПЦР-тестлар узу турында мәгълүматлар урын алган бүлек өстәүне тәкъдим итте. Аның фикеренчә, у чит илләргә сәяхәт кылучыларны үзләре белән бер кочак документ йөртү зарурилыгыннан коткарачак бу.


Фикер өстәү