Рәфинә Ганиуллина: Чынлап бәхетле булыр өчен аз да җитә

Татар эстрадасында халык мәхәббәтен яулаган, әмма атказанмаган моңлы җырчы  Рәфинә Ганиуллина да бар. Халык көйләрен башкарса – моңы, заманча җырга алынса, креативлыгы белән аерылып тора ул. Хәер, гаиләләре белән дә үзенчәлекле алар. Бер ана үстергән биш кызның олысы, иң көчлеседер, командиры да улдыр, мөгаен. Аның белән татар эстрадасы хәлләре, җырга хокук, тәрбия мәсьәләләре хакында сөйләштек.

Рәфинә, эстрадада гаилә белән эшләүчеләр булса да, алай ук күп түгел. Андый гаиләләрне тамашачы үзенә өлге, үрнәк итеп кабул итә. Үзегездә шундый җаваплылык тоясызмы?

– Соңгы елларда татар эстрадасында гаилә дуэтлары күбәйде. Без дә шулар исәбенә керәбез. Гәрчә мин моңа кайчандыр каршы да төшкән идем. Ул чакта миңа ир белән хатынның парлап җырлавы бик баналь тоелган иде. Тора-бара фикерем үзгәрде, чөнки чыгышларыбызга тамашачыдан аеруча бер җылылык тойдык. Шуңа күрә бүген без дуэт белән башкарыла торган җырларга өстенлек бирәбез. Әлбәттә, интернет заманында һәр кешенең тормышы күз уңында. Бигрәк тә сәхнә кешеләре кайда барганын, ниләр эшләгәнен, ниләр ашаганын күрсәтеп бара. Чыннан да, халыкны иҗат белән генә түгел, тормышыңның ачык булуы белән дә ымсындырып була. Менә шушындый болганчык заманда да үз-үзеңне югалтмаска, үзенчәлекле булып калырга, кабатланмаска иде. Яхшыдан гына үрнәк алырга кирәк. Миңа калса, тамашачыга бөтенләй үк яраклашырга ярамый. Ул бүген сине күтәрә, ә икенче көнне тәгәрәп төшәргә бер ялгыш адымың җитә. Тискәре мәгълүмат бик тиз «данлыклы» итә. Шуңа күрә алдыңны-артыңны карап йөрергә, чама хисен югалтмаска кирәк.

Татар эстрадасын заманча дип әйтеп буламы? Аның уңышы һәм уңышсызлыклары нәрсәдә?

– Татар эстрадасы һәрвакыт заманча булды. Без үскәндә дә, хәзер бигрәк тә. Җырчылар образларын җентекләп уйлый, сәхнә бизәлеше, аранжировкаларның сыйфатын кайгырта, матур җырлар туа. Һәр заманның үз җыры бар. Кемнәрдер ретро җырларны сагына, алардагы моң кабатланмас, ди. Килешәм. Ләкин хәзерге заманның үз яңгырашы, үз җыры. Без халык җырларын да онытмыйбыз, яңаларын да өйрәнәбез. Аралаштырып барганда, җыр да, тел дә онытылмас дип уйлыйм.

Соңгы араларда җырны сатуалу, башкару тирәсендә бәхәсләр чыгып алды. Ретро җырларны сату дөресме? Сүз уңаеннан, һәрбер җырчы бу өлкәдә үз хокукларын беләме?

– Кайчандыр бик популяр булган җырны башкарыр алдыннан аның авторларыннан, беренче башкаручысыннан рөхсәт алырга кирәк. Бәлки бу җырны сиңа бүләк итәрләр, бәлки сатып бирерләр. Анысы – җырчы һәм авторлар арасындагы эш. Үз һөнәренә җитди караган кеше хокукларын белә һәм һәр адымының хокукый якларын да уйлый. Нинди генә очракта да «мин белмәгәнмен, уйламаганмын» дигән сүзләр җаваплылыктан азат итми. Һәрбер җырың, чыгышың рәсмиләштерелергә тиеш. Шул очракта гына бәхәскә урын калмый.

Репертуар туплаганда нәрсәгә игътибар итәсез: музыкасынамы, эчтәлегенәме?

– Репертуарга килгәндә, эчтәлегенә дә, көенә дә игътибар итәбез, җиңелчә, биетә торган жырлар сайлаганда да, мәгънәле булсын, дибез. Аранжировкадан, җырның бирелешеннән күп нәрсә тора. Җыр башкаручының образына туры килмәсә, тамашачының күңеленә үтеп керә алмый.

Рәфинә, сезнең «Кызлы йорт» концерт программасы бар иде. Ул ни хәлдә? Сеңелләрегез белән җыелып, яңадан концерт куярга ниятләмисезме?

– «Кызлы йорт»ны уникаль проект дип саныйм һәм ул берничә сезон уңышлы эшли алыр иде. Биш бертуган кызның сәхнәгә чыгуы тамашачыга бик кызыклы булды. Бу биш талантлы кызны берүзе тәрбияләп үстергән Ана соклану уятты. Әниебез Зөлфия безнең сәләтебезне кечкенәдән тоемлап, аны шомартуда, үстерүдә зур көч куйды. Ул сәхнә киемнәрен дә юнәтте, аранжировкаларны да кайгыртты, фортепиано да сатып алды. Көндәлек мәшәкатьләренә безне төрле конкурсларга йөртүләр өстәлсә дә, беркайчан да зарланмады. Барыбызның да югары белемле булуын кайгыртты, безнең танылуыбызга ышанды. Кем белә, бәлки әле кабат җыелырбыз, әниебез хакына программа эшләрбез!

Биш туган биш холык, сезнең арада кем «командир»?

– Безнең арабызда командир булырга омтылучы мин булганмындыр, мөгаен.  Өлкән апа да бит әле мин. Яшермим, кайчандыр барысын да контрольдә тотарга тырышкан вакытлар булды, үземчә барыбызны туплап торырга тырыштым. Бер-беребездән аерыласы килмәү теләге дә көчле булгандыр. Без, биш кыз, бер йодрык булып үстек бит. Һаман да бергә булып булмаганын яши-яши генә аңлыйсың икән ул. Бу тормышта һәркемнең үз юлы.

«Инстаграм»дагы сәхифәгезгә, сеңелләре белән фотога төшми, дигән комментарий да язалар. Моның җитди сәбәпләре бармы?

– «Инстаграм»да кайбер сеңелләрем аккаунтларын бетерделәр, сәбәпләрен беләм, ләкин әйтәсем килми. Мин барлык сеңелләремне дә бик яратам, аларны ничек бар – шулай кабул итәм.

Рәфинә, әниегез Зөлфия апаны бала карагандай карыйсыз. Аның хәлләре ничек?

– Әниебез биш ел элек бик авыр инсульт кичерде. Ярты елга якын урын өстендә ятканнан соң, әкренләп аякка басты. Мондый могҗизаны беркем дә өмет итмәде, баш миенә кан савып операция ясагач, табиблар өч ай гомер юраган иде. Әни – көчле рухлы кеше, уң кулы эшләмәгәч, сул кулы белән ашарга, таякка таянып йөрергә өйрәнде. Дөрес, ачык итеп сөйләшә алмый, ләкин үзара аңлашып була. Тик ул мондый халәте белән бер дә килешә алмый, чөнки бик актив, оптимист кеше. Нишләп әниебезгә бераз гына булса да рәхәт, тыныч картлык насыйп булмады икән, дигән сорауга үзебез дә җавап эзлибез… Бик тә лаек иде бит югыйсә, инде бөтен авырлыкларны җинеп чыккач кына…

  Шундый мөмкинлек бирелсә, тормышыгызда нәрсәне үзгәртер идегез?

– Бер үкенеч бар, әни минем театр факультетына укырга керүемне теләгән иде. Нишләп шул вакытта аны тынламадым икән, дим. Спектакльләр караганда, мин менә шушы образны ничегрәк уйнар идем икән, дип хыялланып бетәм.

Өч ир бала әнисе булу җиңел түгелдер?

– Рәзил белән балаларыбызның барлыгына сөенеп, тормышның бөтен тәмен, ямен тоеп яшибез. Бу дөньяда бар нәрсә дә чагыштырмача икәнен төгәл беләм, чынлап бәхетле булыр өчен аз да җитә, әмма аның өчен күп хезмәт куярга кирәк.

Рәзил нинди әти?

– Рәзил – игътибарлы, балаларны тәрбияләүдә актив катнаша торган яхшы әти. Кирәк икән, ботка да пешереп ашата, арт ягын да юа, дәресен дә әзерләшә, каешның кайда икәнен дә күрсәтә белә. Монысы – ир-ат эше, монысы – хатын-кыз эше, дип бүлешеп тору юк бездә, бер-беребезгә һәрвакыт ярдәм итәбез.

Авыр чакта таянычыгыз кем?

– Авыр чакта таянычым – гаиләм. Гел шулай булсын иде.

«Дөнья мине үзгәртте, еламаска өйрәтте», дигән шагыйрь. Ә сезне дөнья нәрсәгә өйрәтте?

– Дөнья мине көрәшергә өйрәтте. Миннән булмый, мин кемгә кирәк инде, дип үзеңнән шикләнергә ярамый, һәркемнең үзе теләгәнчә, бәхетле тормышта яшәргә хакы бар.

  Блиц-сораштыру

Сезне cәхнәгә алып чыккан җыр.

– «Үтте инде» җыры (Оскар Усманов көе, Венера Мәхмүтова сүзләре) дип уйлыйм.

Эстраданы сайламаган булсагыз, нинди һөнәр кешесе булыр идегез?

– Бәлки укытучы булыр идем.

Яраткан җырчыгыз, актерыгыз бармы?

– Яраткан актёрларым – Марк Руффало, Леонардо Ди Каприо. Җырчылардан Илһам Шакиров, Анна Нетребко, Алла Пугачеваны яратып тыңлыйм.

Кешедә иң күркәм сыйфат нинди?

– Намуслылык.

Иң охшамаган сыйфат?

– Икейөзлелек.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү