Гөлназ Миньязова белән Илнур Фәйзрахманов яңадан бергә!

Әлеге пар 2017 елда аерылышкан иде. Илнур үз инстаграмм битендә янәдән кавышуларын хәбәр итте. Без исә, аларны бу сөенечле вакыйга белән котлар өчен Гөлназга шалтыраттык.

– Хатын-кыз рухи яктан үсүе аркасында, кешене ярату, хөрмәт итүнең башка әйберләргә караганда өстен икәнен аңлый башлыйсың Без соңгы елларда икебез дә сыналдык. Аерылган булсак та, гел элемтәдә булдык. Илнур балаларын ташламады. Гел ярдәм итәргә әзер булды. Мин дә беркайчанда аның турында начар сүзләр сөйләп йөрмәдем. Илнур, Аллаһы Тәгаләдән миңа бирелгән ир инде ул. Киредән яшисе булса да, мин янә үз юлымны сайлар идем. Тормышка башкача карый башлавыма да, Илнур сәбәпче. Мин аңа бик рәхмәтле, – ди Гөлназ. – Илнур да бергә булуыбызга шат. Гаиләбез түгәрәкләнде. Аерылып тору икебез өчен дә кирәк булган икән. Илнур минсез, мин ансыз тора алмыйбыз хәзер. Алга таба да, матур гына яшәргә насыйп булсын.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү