Педофилларны гомерлеккә төрмәгә утыртырга җыеналар

Ничә яшьтә булуларына карамастан,  педофилларга иректән мәхрүм итү янаячак. Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты тиешле төзәтмәне хуплады. Текст Думаның электрон базасында урнаштырылган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Россия Җинаять кодексының 57 маддәсенең гамәлдәге редакциясе нигезендә, 14 яшькә җитмәгән балигъ булмаган балаларның җенси кагылгысызлыгына каршы аеруча авыр җинаятьләр өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итү билгеләнә.Төзәтмәдә 18 яшькә кадәрге барлык зыян күргән затларны да кертеп карарга тәкъдим ителә.

Әлеге проектның авторы – комитет рәисенең беренче урынбасары Ирина Панькина.


Фикер өстәү