Россиядә балаларны көчләгән өчен җәзаны кырысландырырга җыеналар

Әлеге закон проекты Дәүләт Думасы тәкъдим ителгән.

Дәүләт Думасы депутатлары октябрьдә балигъ булмаганнарга карата җенси җинаятьләр өчен җәзаны кырысландыруны күздә тоткан закон проектын карарга җыена. Аның авторлары бүгенге көндә көчләүчеләрнең гамәлдәге җәзасы «йомшак» дип саный.

Закон проекты инициаторлары фикеренчә, педофилларга җәзаны баланың яшенә бәйсез рәвештә бер үк төрле итәргә кирәк. Бүген исә, закон нигезендә, 14 яшьтән кечерәк балаларга карата җинаять кылган затлар өчен генә авыррак җәза каралган.

Аларга 15-20 елга кадәр иректән мәхрүм итү яки хәтта гомерлек җәза яный. Шул ук вакытта өлкәнрәк балаларны көчләгән өчен педофилларны 8-15елга гына хөкем ителә.

Депутатлар көчләүчеләр өчен җәзаны бер төсле итәргә кирәк дип саный. Моннан тыш, алар ике һәм аннан да күбрәк баланы көчләү турында сүз барганда, максималь җәзабирергә тәкъдим итә.


Фикер өстәү