Прививкага каршы чыккан җырчы үлгән

Прививкага каршы чыккан җырчы үлгән. Ул, сертификат алу өчен, коронавирусны махсус йоктырган. Чехиянең танылган җырчысы Ханка Хорка 57 яшендә ковидтан үлгән.

Ул коронавирустан прививкага ясатуга каршы чыккан булган. Британиянең Daily Mail басмасы хәбәр иткәнчә, җырчы ханым, прививка ясатмыйча гына сертификат алу өчен, коронавирус инфекциясен махсус йоктырган.
Чехиядә, бездәге кебек үк, кафе-рестораннарга, массакүләм чаралар, дәүләт оешмаларына керү һәм ерак араларга сәяхәт итү өчен прививка ясату турында сертификат сорала. Шул ук вакытта, коронавирус кичергән очракта, вакцинация узмаска да мөмкин. Хорка шуннан файдаланмакчы булган да инде. Чирне ул, прививка ясатсалар да, Раштуа алдыннан үзләрендә COVID-19 билгеләре сизгән ире һәм улыннан йоктырган.


Фикер өстәү