“Омикрон” штаммы кемнәр өчен аеруча куркыныч?

“Омикрон” штаммы ике яшьтән биш яшькә кадәрге балаларга аеруча зур куркыныч белән яный. Роспотребнадзорның Эпидемиология фәнни-тикшеренү үзәге директоры урынбасары Александр Горелов шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, балаларда бронхиолит (вак бронхларның өлешчә яки тулысынча тыгылуы – чир хастаханәдә дәвалануны таләп итә) күзәтелә башланган.
“Хәзерге вакытта барыннан да элек балаларның, аеруча ике яшьтән биш яшькә кадәрге сабыйларның инфекция күрәбез. Инфекция аларның югарыгы сулыш юлларына һәм бронхларына зыян сала. Хастаханәдә дәвалауны таләп иткән бронхиолит очраклары дә күзәтелә башлады. Чир йоктырган һәр өч баланың берсе эч китүдән җәфалана.” – дигән Горелов ТАСС хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Белгеч сүзләренә караганда, 65 яшьтән өлкәнрәкләр, элеккечә үк, чирләп китү, чирне авыр кичерү куркынычы зур булган кешеләр төркеменә керә.


Фикер өстәү