Казанда яңа индустриаль парк төзергә җыеналар

Миллиардер Алексей Семинның “Капитал-Траст-Инвест” идарәче компаниясе Казанда “Восток” индустриаль паркы проектын әзерли башлавы турында белдергән. Бу хакта Казан шәһәре башкарма комитеты документлары җыентыгында хәбәр ителә.

Индустриаль паркны Вознесение. Самосырово бистәләре артында – Мамадыш тракты белән төзелеп килүче Вознесение тракты янәшәсендә төзү күздә тотыла. Якында гына – Самосырово зираты, рекультивацияләнгән Самосырово чүплеге, эшләп килүче “Восточный” чүп полигоны.
2023 елның декабренә кадәр анда индустриаль парк өчен җир мәсьәләсе, аның чикләрен билгеләү эшләре хәл ителеп бетәргә тиеш.


Фикер өстәү