Коронавирус йоктыручыларның рәсми саннардан 6-10 тапкыр күбрәк булырга мөмкин булуын әйткәннәр

Ковидтан чирләүчеләр саны рәсми рәвештә игълан ителгәннән 6-10 тапкыр күбрәк булырга мөмкин. Медицина фәннәре докторы, табиб-иммунолог Владислав Жемчугов шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
Аның әйтүенчә, коронавирусны табибка күренмичә генә уздыручылар рәсми статистикада исәпкә алынмый. “Менә шулар – ягъни чирне җиңелчә генә уздыручылар теркәлгән сырхаулардан 6-10 тапкыр күбрәк ”, – дип билгеләп үткән Жемчугов.
Шул ук вакытта галимнәр коронавирус кичерүчеләрдә иммунитетның вакцинация ясатучыларныкыннан ныграк булуын ачыклаган. Ләкин прививка чирдән саклануның куркынычсызрак ысулы булып тора. Моннан тыш чир кичергән кешеләргә дә ревакцинация кирәк. COVID-19 инфекциясеннән яхшырак саклану мөмкинлеге бирә ул.


Фикер өстәү