Тынычланырга иртәрәк: РКБда ковид госпитале кабат ачыла

Коронавируска бәйле вазгыятькә багышланган матбугат очрашуында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шулай дип белдерде. Соңгы бер тәүлек эчендә генә дә республикада коронавирус йоктыруның 114 яңа очрагы ачыкланган. Пандемия башланганнан бирле Татарстанда ковид белән авыруның 44 859 очрагы теркәлгән.

Бер атна эчендә республикада яңа вирустан саклану кагыйдәләрен үтәмәгән оешмалар саны да арткан. «Тынычланырга иртәрәк. «Омикрон», алдагы штаммнар белән чагыштырганда, 5–7 тапкыр йогышлырак. Шуңа күрә эштә бер кеше авырып китсә, чир бөтен коллективны ук аяктан егарга мөмкин», – диде белгеч үз чыгышында.

Яңа штамм димәктән, бүген Татарстанда соңгы арада телдән төшмәгән «Омикрон»ның 11 очрагы теркәлгән. Якын арада бу сан да артып китмәгәе. Ник дигәндә, республиканың Роспотребнадзор идарәсе белгечләре Саратовтагы «Микроб» фәнни-тикшеренү институтына 173 яңа проба юллаган. Шушы көннәрдә нәтиҗәсе әзер булыр дип көтәләр. «Омикрон» штаммының асылы турындагы бар мәгълүмат әлегә фаразлар дәрәҗәсендә генә. «Элегрәк коронавирус йоктырган кеше ис, тәм сизми башлый иде. «Омикрон» эләккәндә исә бу билгеләр күзәтелмәскә дә мөмкин», – дип ачыклык кертте Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

Иртәгә Республика клиник хастаханәсендә кабат ковид госпитале эшли башлаячак. Хәтерләсәгез, декабрь ахырында ул төзекләндерүгә ябылган иде. «Табиблар соңгы ике елда гадәткә әверелгән шул ук режимда эшләвен дәвам иттерәчәк. Коронавируска бәйле вазгыять катлауланган очракта Республика балалар клиник хастаханәсендәге ятак урыннар саны да ике тапкыр артырга мөмкин», – дип белдерде Владимир Жаворонков.

Сүз уңаеннан, якын арада коронавируска каршы вакцинаны балаларга да ясый башлаячаклар. Сүз 12–17 яшьлек үсмерләр турында бара. Гыйнвар ахырына кадәр Татарстанга балалар өчен чыгарылган вакцинаның беренче партиясе кайтачак. Өлкәннәргә кадый торган «Спутник» вакцинасы нигезендә ясалган әлеге прививканы башта борынга салачаклар дигән хәбәр таралган иде. Әмма белгечләр бу мәгълүматны кире какты. Балаларга прививканы беләккә ясаячаклар.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү