Йолдызнамә | 24 – 30 гыйнвар

Кучкар (21.03 – 20.04) Бу чорда очрашу-танышулар, һичшиксез, дәвамлы булыр. Романтик хисләргә дә урын калыр. Гомумән алганда, уңышлы, акчалы, файдалы, сөенечле һәм кызык атна.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Карьера баскычыннан менеп китү өчен бик уңайлы вакыт. Җитәкчегез алдында үзегезне күрсәтергә әзер булыгыз! Атна ахырында гаиләгезгә күңелле хәбәрләр килеп ирешүен көтегез.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Көч-куәтегез, тьфү-тьфү, моңарчы күрелмәгәнчә, ташып торачак. Аны дөрес юнәлешкә борып җибәрәсе генә! Ләкин шуны истә торыгыз: бу чорда килеп чыккан тынгысызлык, ризасызлыкның кайтавазы озак барырга мөмкин. Шуңа күрә сүз-гамәлләрдә бик-бик сак булыгыз.

Кысла (22.06 – 22.07) Тыйнаклыкны онытып, тирәгездәгеләргә үзегезнең көчле якларыгызны күрсәтегез әле. Барысы да таң калып, сезнең турында бөтенләй башкача уйлый башлаячак. Атна ахырында акча мәсьәләсенә бәйле әйбәт хәбәрләр ишетеләчәк.

Арыслан (23.07 – 23.08) Бумеранг кагыйдәсе шәп эшләячәк: ашка – аш, ташка – таш! Хафаланмагыз: күбрәк «аш»лы булачаксыз. Атна ахырында эштәге бер мәсьәләдә шикләнү, эчке курку хисе барлыкка килергә мөмкин. Юкка гына…

Кыз (24.08 – 22.09) Кәефегез шәптән түгелме? Ясалма рәвештә булса да күтәренкелек булдырырга тырышыгыз. Юкса кемнәрнедер сөендерәчәксез. Ял көннәрендә күңелегезгә сары май булып ятардай хәбәрләр ишетерсез.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Мөһим эшләрегезне менә хәзер тәмамлап куярга тырышыгыз. Кичектерсәгез, бик күп мәшәкать китерәчәк алар. Сөйкемле, тәмле телле булуыгыз хезмәт урынында кыен гына хәлдән җиңүче кебек чыгарга ярдәм итәр.

Чаян (24.10 – 22.11) Атнаның беренче яртысында эшлекле бер тәкъдим ишетерсез. Аның турында кат-кат уйланулардан соң бик дөрес карарга килерсез. Керемнәрнең артуын көтегез.

Укчы (23.11 – 21.12) Көнкүрештә борчыган проблемаларның очына чыгып сөенерсез. Матди хәлегезнең бермә-бер яхшыруына өмет-ышанычлар барлыкка килүен көтегез. Җитәкчегезгә чын сәләтегезне күрсәтергә җай чыгачак. Бу хәл вазыйфагызның үзгәрүенә китерәчәк.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Тәвәккәллек, кыюлык кирәк хәзер. Тегеләй яки болай кагылсалар, сүз әйтүдән куркып калмагыз. Аны сез бер, әмма берәгәйле итеп әйтәчәксез. Атна ахырында дустыгыз күңел кылларын тибрәтеп җибәрердәй яңалыклар җиткерер.

Сукояр (21.01 – 19.02) Шәхси тормышыгыз турында ачылып сөйли күрмәгез. Юкса хезмәттәшләрегез алдында абруегыз төшәргә мөмкин. Эш урынында үсү мөмкинлеге пәйда булырга торганда, һәрбер сүзне бик үлчәп сөйләргә кирәк.

Балык  (20.02 – 20.03) Планнарыгыз барып чыкмас, тырышулар файдасыз кебек тоелыр. Ләкин сез дөрес уйламыйсыз! Барысы да көтелгәннән дә яхшырак килеп чыгар. Сабырсызланмаска, ашык-пошык карарга килеп ялгышмаска гына кирәк.


Фикер өстәү