Кукмара районында 17 гыйнварда югалган ир-атның мәетен тапканнар

Кукмара районында ир-атның туңган гәүдәсен тапканнар, дип хәбәр итз «Хезмәт даны».

20 гыйнвар көнне 19.55 сәгатьтә Глонасс-112 системасы буенча 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Югары Чура авылында яшәүче күршесенең югалуы турында гражданин Ефремовтан хәбәр килеп ирешә. Ул өеннән 17 гыйнвар көнне 19.00 сәгатьтә билгесез юнәлештә чыгып киткән булган.

23 гыйнвар көнне 13.10 сәгатьтә 1975 елгы ир-атның өшегән мәете Югары Чура авылы хуҗалыкларының берсендәге сарай артында табыла. 


Фикер өстәү