Өйдә туңдырма ясау ЫСУЛЫ

Балалар белән бергә аш-су бүлмәсендә кайнашу өчен нишләргә, дисезме? Туңдырма ясарга! Рецепты – бездән.

 Йогыртлы туңдырма

– 150 г җиләк (туңдырылган да ярый);

– 200 г куертылган сөт;

– 500 г йогырт.

 

Җиләкләрнең бер өлешен блендер ярдәмендә изәргә, калганын турарга кирәк. Тирән савытта җиләкле измә, куертылган сөт һәм йогыртны бергә кушып, болгатырга. Шуның өстенә җиләк кисәкләрен тезәргә. Әлеге массаны махсус формаларга (яисә капкачлы контейнерга) салырга, төнгә туңдыргычта калдырырга.

Табынга бирер алдыннан туңдырманы бизәргә дә була.


Фикер өстәү