Банклар халыкка финанс белеме бирә башлый

Узган елда Татарстаннан 277 меңнән артыграк укучы һәм 67 мең студент финанс белеменә өйрәтү максатыннан Россия Банкы үткәргән онлайн-дәресләрне тыңлаган. 22 меңгә якын шундый дәрескә республиканың барлык мәктәпләре һәм урта һөнәри белем учреждениеләре кушылган. Онлайн-дәресләрдән тыш, яңа эшли башлаган инвесторлар өчен вебинарлар (республикадан 5 меңгә якын кеше караган), өлкәннәр өчен финанс белеме дәресләре (19 меңгә якын кешене җыйган) уздырылган.

Россия Банкының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин әйтүенчә, төбәктә яшәүчеләрнең онлайн-дәресләргә зур кызыксыну күрсәтүләренә карамастан, күпләрнең финанс белеме “аксый” әле. Шуңа күрә 20 гыйнвардан  – мәктәпләр һәм көллиятләрдә укучылар өчен, 25 гыйнвардан өлкән буын өчен чираттагы онлайн-дәресләр башланган. Быел дәресләр депозитларга, кредитлар, иминиятләштерү, инфляция, банк карталарыннан имин файдалануга һәм аларның өстенлекләренә багышлана.


Фикер өстәү