Казанда «Ел студенты-2021» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Казанда «Татарстан Республикасының Ел студенты-2021» еллык студентлар премиясен тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы секретаре Андрей Турчак катнашты.

«Без сезнең темпераментыгызга һәм кызыксынуыгызга чын күңелдән көнләшәбез. Татарстанның һәм бөтен илнең киләчәге – ул сез», – диде Рөстәм Миңнеханов тантанада.

Татарстан Президенты Гран-при иясен дә бүләкләде. Әлеге бүләккә КНИТУ вәкиле Рәхмәтҗан Хәлилов ия булды. Ул шулай ук Владимир Потанин ис. фонд стипендияләр конкурсында һәм ике тапкыр Росмолодежьның Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында җиңүче.

Тантанада барлыгы 18 номинация буенча студентлар һәм оешмалар бүләкләнде.

 


Фикер өстәү