Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау министрына балаларга планлы медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләсен контрольгә алырга кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау министрына балаларга планлы медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләсен аерым контрольгә алырга кушкан.

Татарстан Президенты сәламәтлек саклау министрына балаларга планлы медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләсен аерым контрольгә алырга кушкан. Эпидемиологик хәлнең катлаулы булуына карамастан, балаларга медицина ярдәме тулы күләмендә күрсәтелергә тиеш, дигән Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта, Президент әйтүенчә, профильле министрлык эшне медицина оешмасына килгән балаларның инфекция йоктыру куркынычын юкка чыгарырлык итеп оештырырга тиеш.

Президент бу мәсьәләне үз контрольлегенә алган. Балаларга планлы медицина ярдәме күрсәтү турында Рөстәм Миңнехановка һәр көн саен җиткереп торылачак.


Фикер өстәү