Владимир Жаворонков: Прививканы кабат ясатмаучылар саны арта

Татарстанда күмәк иммунитет күрсәткече ресспубликада яшәүчеләрнең 78,2 процентын тәшкил итә. Сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Жаворонков шулай дип белдергән.

2 383 795 кеше – прививканың беренче компонентын, 1 884 159 кеше – икенче компонентын ясаткан. 60 яшьтән өлкәнрәкләрнең 71 проценты вакцинация узган.

“Безне ревакцинация мәсьәләсе борчый. Прививканы кабат ясатмаучылар саны арта. Ярты елга бер тапкыр вакцинация узу белән туктап калмаска чакырабыз”, – дигән Жаворонков.
Аның әйтүенчә, 2021 елның 1 августына 620 445 кеше прививка ясаткан булган. Шул ук вакытта, ике атна элек алынган мәгълүматлар буенча, нибары 183 105 кеше генә ревакцинация узган.


Фикер өстәү