Куркуның – үз өянәге: аннан ничек котылырга?

Бүген Җир йөзендә яшәүчеләрнең 3 проценты хәвеф һөҗүменнән (панические атаки) интегә. Пандемия чорында андыйлар саны бермә-бер артты, ди белгечләр. Кешенең күңел тынычлыгын гына түгел, саулыгын да урлаган әлеге халәт нидән гыйбарәт? Бу чирне булдырмый калу мөмкинме? Психотерапевт, медицина фәннәре кандидаты Гүзәл Гыйлаҗиева хәвеф һөҗүменә бәйле төп сорауларга ачыклык кертте.

Нидән гыйбарәт? Хәвеф һөҗүме – контрольдә тотып булмый торган курку өянәге. Андый өянәк вакытында кешенең йөрәге чәнчи, куллары тирли, ойый. Ул тирән итеп сулыш ала алмый, әмма еш-еш сулый. Ниндидер куркыныч халәт башлана дигән хәвеф барлыкка килә. Андый чакта кеше үз-үзен тынычландырырга тырышкан саен, һөҗүм билгеләре көчәя генә бара. Әгәр мондый һөҗүм гел кабатланып торса, кешегә хәвефле тайпылыш дигән диагноз куела.

Ни сәбәпле пәйда була? Хәвеф һөҗүме нәселдән нәселгә күчә ала. Аңа стресс, талчыкканлык, бик нык арыганлык та сәбәпче була ала. Исерткеч эчемлек, наркотиклар куллану да хәвеф һөҗүме пәйда булуга китерергә мөмкин. Социаль челтәрләрнең дә йогынтысы юк түгел. Аның аша кеше башкалар тормышын күзәтеп, үз тормышыннан канәгать булмый башларга, бернигә ирешмәдем, берни эшли белмим дип үз-үзен битәрләргә мөмкин. Бу исә – хәвеф һөҗүме өчен менә дигән җирлек.

Коронавируска ни катнашы бар? Пандемия чорында мондый хәлдән интегүчеләр саны бермә-бер артты. Чир йоктырудан куркып яшәү, йоктырган очракта озак һәм куркыныч итеп авыру, шушы афәт аркасында якын кешеләреңне югалту, үзизоляция вакытында өйдән чыга алмыйча тилмерү… Болар берсе дә эзсез югалмый бит. Бар да кешенең психикасына бәрә. Шуңа күрә күпләр хәвеф һөҗүменең нәрсә икәнен нәкъ менә шушы пандемия чорында белде дә инде. Әмма аның барлыкка килү-килмәве кешенең коронавирус белән авырган булу-булмавына һич кенә дә бәйле түгел.

Ничек дәваларга? Хәзерге вакытта антидепрессантлар белән дәвалыйбыз. Әмма аларның да теләсә кайсын эчәргә ярый дигән сүз түгел бу. Нинди дару эчәсен бары тик табиб кына билгели ала. Хәвеф һөҗүменнән  интеккән кешегә ялгыш диагноз куелырга да мөмкин. Гадәттә, аның урынына кешене кан тамырлары киңәю яки остехондроздан дәвалый башлыйлар. Шул рәвешле хәвеф һөҗүмен тойган кеше вакытында тиешле дәвасын алмаска да мөмкин. Бу чир вакытында тынычлану өчен эчә торган дарулар гына ярдәм итми.

Үзлегеңнән дәвалап буламы? Белгечкә күренергә мөмкинлек булмаса, бу чир турында күбрәк укып, аны төптән өйрәнергә кирәк. Медитация ясасагыз да, хәлегез шактый җайланыр. Гади генә күнегүләр дә ярдәм итәчәк. Әйтик, иң элек хәзерге вакытта сез күргән биш әйберне тәфсилләп тасвирлап чыгыгыз. Аннарны сез хәзерге вакытта ишеткән тавышларны, кичергән хисләрне тасвирлагыз. Хәлегезнең шактый яхшырганын сизәрсез.

Кайчан чаң сугарга? Төрле кешедә төрлечә булырга мөмкин. Берәүләр ике атнага бер тапкыр үзенә хәвеф һөҗүм итүдән зарланса, икенчеләре бу чиргә күнегеп, аның белән яшәргә ияләшкән була. Әмма ничек кенә булмасын, хәвефләнү кеше тормышына тискәре йогынты ясамый калмый.

Аллергия сәбәпчеме? Аллергияле кеше еш кына хәвеф һөҗүменнән дә тилмерә дигән сүз – уйдырма. Ул аллергия аркасында да, кан тамырлары кысылу, остехондроз, йә булмаса, бала вакытта алган ниндидер җәрәхәтләр аркасында да барлыкка килә алмый.

Ничек булдырмаска? Бу сорау белән баш ватканчы, хәвеф һөҗүменең беренче билгеләре сизелә башлау белән, шундук табиб-психотерапевтка барырга киңәш итәр идем. Вакытында чарасын күрсәң, ул дәвалауга бирешә. Ә аны булдырмыйм дип, ниндидер кагыйдәләр үтәргә тырышуның бернинди нәтиҗәсе дә булмаячак. Әйтик, кеше, хәвеф һөҗүме барлыкка килә күрмәсен дип, начар хәбәрләрне азрак тыңлый башлый ди. Бу очракта ул, чирне кисәтәсе урынга, проблемалардан качып яшәргә өйрәнергә мөмкин.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү