Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышы 10 февральдә узачак

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышы 10 февральдә узачак. Дәүләт Советы Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина әйтүенчә, «Гаммави хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» федераль законга төзәтмәләрне карау төп мәсьәләләрнең берсенә әйләнәчәк. Парламент Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендә эш төркеме федераль закон проектына төзәтмәләр әзерләгән. Дәүләт Советы депутатлары кабул иткән очракта, алар Думага җибәреләчәк.

Дәүләт  Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан барлыгы 29 төзәтмә әзерләнелүен билгеләп үтте. «Президент Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы депутатлары белән очрашып, закон проекты буенча кулай чишелешләр табуга кызыксыну күрсәтте, – диде ул. –  Без шулай ук бу юнәлештә башка төбәкләр парламентлары белән хезмәттәшлекне дәвам итәбез.» Ул шулай ук төзәтмәләрнең бер өлешен, закон проектын икенче укылышта караганда, Татарстаннан сайланган Дума депутатлары кертәчәген әйтте.

Депутатлар киләсе утырышта республиканың 3 закон проектын (җирле үзидарә, шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында законнарга үзгәрешләр кертүне күздә тота) беренче укылышта карап тикшерергә җыена. Моннан тыш утырышның көн тәртибенә  Татарстанда Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең 2021 елдагы эшчәнлеге турында чыгышы кертелгән. «Парламент сәгате» кысасында республикада дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыру мәсьәләсе каралачак.

Бюджет, салым һәм финанс комитеты «Татарстан Хисап палатасына поручение турында» Дәүләт Советы карары проектын әзерләгән. Палатага 2019–2021 елларда урта һөнәри белем бирү өлкәсенә, шулай ук мәшгульлек өлкәсенә (инвалидларны эшкә урнаштыруны оештыру чараларын кертеп) бирелгән бюджет акчасыннан ничек файдаланылганлыгын тикшерүне йөкләү тәкъдим ителә.

Моннан тыш парламентчылар 11 федераль закон проектын  караячак.

 


Фикер өстәү