Калкансыман биз эшчәнлеге яхшырсын өчен алма төше ашарга кирәк

Калкансыман биз эшчәнлеген яхшырту, аны гормональ тайпылышлардан саклау өчен диетологлар иң мөһим продуктлар исемлеген булдырган. Көндәлек рационда аларның берсе булса да булырга тиеш, ди алар.

— Бал, әстерхан чикләвеге һәм лимон. 3-4 әстерхан чикләвеге төшен изеп, аңа бер аш кашыгы бал кушып, бер-ике көн дәвамында иртән ач карынга ашагыз. 2-3 лимонны угычта уып, барлыкка килгән масса күләмендә бал кушыгыз. Бу катнашманы көнгә өч тапкыр берәр аш кашыгы күләмендә ашагыз.

— Диңгез кәбестәсендә калкансыман биз авыруларыннан саклый торган йод, 40 төрле витамин һәм микроэлемент бар.

— Хөрмәдәге йод күләме диңгез кәбестәсендәге кебек үк. Моннан тыш ул магний, натрий, тимер, А, С һәм Р витаминнарына да бай.

— Суган калкансыман биз өчен генә түгел, бавыр һәм йөрәк өчен дә кирәкле яшелчә.

— Йод алма төшендә дә бар. Алманың «Гала» исемле сорты аеруча файдалы санала. Аңарда B17 витамины күп, әлеге сортны төше беләнашарга кушалар.


Фикер өстәү