Әллә күпкә, әллә бик озакка… Казан Кремле «таҗ»лы вазгыятьне шәрехләде

«Дистант» булырмы, балалар өчен планлы медицина ярдәме күрсәтелү туктатылмасмы, Хөкүмәт читтән торып эшләү турында ни уйлый? Казан Кремлендә Татарстандагы коронавируска бәйле вазгыятькә бәя бирделәр.

Хәер, хәлләр турында саннар үзе үк сөйли. Узган тәүлектә коронавирус белән чирләүчеләр саны 912гә җитте.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтүенчә, күп кенә хезмәт коллективларында да хезмәткәрләр карантинда утырырга мәҗбүр. Аның каравы республика хөкүмәте «дистант»ка күчәргә җыенмый.

– Хөкүмәт элеккечә эшләвен дәвам итә. Билгеле, авыручылар бар. Алар өйләрендә дәвалану курсын узалар, тест тапшыргач, яңадан эшкә кайталар. Хөкүмәтнең читтән торып эшләүгә күчүе турында сүз юк, – диде ул. Лилия Галимова хакимият вәкилләре арасында чирләүчеләр күпме икәнен әйтеп тормады. Мондый статистика алып бармыйлар икән.

Мәктәп укучылары өчен дә «дистант» булмаячак. Хәер, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, республиканың 11 мәктәбе карантинга ябылган инде. Дүртесе – Лаешта, өчесе

– Минзәләдә, икешәр мәктәп – Актаныш һәм Тәтеш районнарында. 371 мәктәптә сыйныфлар таратылган, өйгә җибәрелгән. 1 февральдә андый мәктәпләр саны 335 иде.

– Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, белем бирү процессын туктатмау мөһим. Балаларга белем алу мөмкинлеге тудырырга кирәк. Шуңа күрә мәктәп укучылары читтән торып укуга күчмәячәк, – диде бу җәһәттән Лилия Галимова. Хакимияттәгеләр фикеренчә, бала-чагаларның мәктәптә булуы күпкә куркынычсызрак. Ник дигәндә, алар дәресләргә керешер алдыннан «фильтр» аша уза, мәктәптә санитар кагыйдәләр үтәлә, балалар өйдән генә укысалар урамда, сәүдә үзәкләрендә йөрергә вакыт табарлар иде.
Сүз уңаеннан, республикада балалар өчен коронавируска каршы «Спутник М» вакцинасын 502 кешегә ясаганнар. Тиздән прививканың яңа партиясе кайтырга тиеш. Моңа кадәр республикада 2 меңнән артык доза вакцина кайтартылган иде.

2 февральдә Татарстанда планлы медицина ярдәмен күрсәтү һәм диспансеризация үткәрүнең вакытлыча туктатылуы хакында билгеле булды. Бу балаларга, онкологик, кан әйләнеше, диабет кебек чирләре булганнарга, йөкле хатын-кызларга кагылмый. Казан Кремлендә бу яңалыкны да шәрехләделәр.

– Сүз дә юк, мөмкин кадәр тизрәк элеккеге режимга кайту  бурычы тора, чөнки без моның мөһимлеген аңлыйбыз, – диде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

Сүз уңаеннан, сәламәтлек саклау министры Марат  Садыйков, планлы медицина ярдәмен күрсәтү якынча 10–14 көнгә тукталып торыр, дип белдергән.

 

 


Фикер өстәү