Владимир Путин Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров белән эшлекле очрашу үткәргән

Чечня башлыгы республикадагы социаль-икътисади хәлләр турында җиткергән.

Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә Рамзан Кадыйров белән очрашкан. Бу хакта Чечня башлыгының матбугат хезмәтеннән белдерелгән. Хәбәрдә әйтелгәнчә, Кадыйров Президентка Чечнядәге социаль-икътисади хәлләр турында җиткергән.
Аның әйтүенчә, республиканың икътисади күрсәткечләре начар түгел. Сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында җитештерү күләмнәре арткан. Чама белән 121 миллиард сумга 618 проект гамәлгә ашырылып килә. Шуның нәтиҗәсендә 11 мең яңа эш урыны булдырылачак.

Кадыйров шулай ук эшсезлекнең кимүен (8 процентка калган) билгеләп үткән. Шул ук вакытта 2014 елдан бирле республика бюджетына дотацияләр 27 проценттан күбрәккә кимегән. Төрле программалар уңышлы тормышка ашырыла. Мисалга, авария хәлендәге торактан күчерү буенча бишьеллык программа вакытыннан алда төгәлләнгән – барлыгы бер миллионнан күбрәк квадрат метр торак мәйданы файдалануга тапшырылган.


Фикер өстәү