Водород перекисенә салган орлык тизрәк тишелә

Чәчәр алдыннан, орлыкларны водород перекисендә тоту әйбәт. Болай эшләгәндә, алар тиз тишелә, бактерияләрдән арына, чирләргә тиз бирешмәүчәнгә әйләнә.

Моның өчен 1 стакан суга 1 чәй кашыгы перекись салырга һәм, орлыкларны марляга төреп, шушы эремәдә тотарга кирәк. Авыррак тишелә торганнарын (әйтик, петуния, кишер, петрушка, укроп орлыкларын)  – 5 сәгать, тиз тишелә торганнарын – 2-3 сәгать тотарга. Эремәдән алгач. марля төенчекне чиста суда чайкатып алырга һәм орлыкларны кәгазь салфеткаларга салып киптерергә.


Фикер өстәү