Россиядә педофилларны гомерлеккә иректән мәхрүм итү турындагы закон үз көченә керде

Россия Президенты Владимир Путин имзалаган педофилларны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү турындагы закон үз көченә керде.

Яңа канун буенча, 18 яшькә җитмәгән балигъ булмаганнарга карата кабат сексуаль характердагы гамәлләр кылган җинаятьче гомерлеккә тоткынлыкка җибәреләчәк.

Шундый ук җәза ике һәм аннан да күбрәк балага көч кулланучыга да яный. Сүз шулай ук җинаять башка авыр яки аеруча авыр җинаять белән кылынган очраклар турында да бара.


Фикер өстәү