Казан Кремле «Слово пацана» сериалы хакында: «Экранда күрсәтерлек тагын да кызыклырак һәм гыйбрәтлерәк тарихлар бар»

Билгеле булганча, Казанда Роберт Гәрәев китабы буенча ел азагында 8 серияле «Слово пацана» сериалын төшерү ниятләнә.

Казанда февраль башында сериалда төшү өчен кастинг узды. Җәмәгатьчелекнең сериалга карата фикере икегә бүленде. Татарстанның балалар омбудсмены Ирина Волынец прокуратурага мөрәҗәгать итеп, балигъ булмаганнарны психик һәм әхлакый сәламәтлегенә зыян китерә торган контентка җәлеп ителүнең законлылыгын тикшерүне сорады.

Казан Кремлендә бу хакта нәрсә уйлый?

— Төшерү эшләренә кысылу, мондый мәсьәләләр белән шөгыльләнү президент дәрәҗәсендәге эш түгел. Минемчә, Татарстанда һәм меңъеллык тарихы булган башкалада экранга чыгарлык кызыклы һәм гыйбрәтле тарихлар җитәрлек, — диде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.


Фикер өстәү