35 елдан артык сыңар кул белән яшәүче Мәсхүт Шакиров: «Сынауны дөрес кабул итеп, сабыр итәргә кирәк»

Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында гомер итүче 90 яшьлек Мәсхүт Шакиров 35 елдан артык сыңар кул белән яши. Әмма сау-сәламәт кешеләрдән бер җире дә ким түгел. Бер кулым юк дип тормый – печәнен дә чаба, утынын да яра, карын да көри.

Кулын комбайнда эшләгәндә өздерә ул. Әзмәвердәй ирнең гарипләнүе  гаиләсе өчен дә зур хәсрәт була. Якыннары терәк була. Балалары да, әти, сиңа ярамый, саклан, дип кенә тора. Әмма ул  бирешми. Әкренләп бер кул белән яшәргә өйрәнә.

– Гариплекне сорап алмыйсың. Мин дә болай булыр димәгән идем. Күрәчәк булгандыр инде. Кимчелегем белән килешмәдем. Башка җирләрем сау булгач, кул өчен артык исем китмәде. Яшәрмен әле, дидем. Шөкер, бара бит дөнья. Теләк кирәк. Ул булса, таулар күчерәсең икән ул. Мин әле дә үземне ике куллы итеп хис итәм, – дип сөйли Мәсхүт абый.

Егет күңелле бабай булып чыкты Мәсхүт абый. Протезны «запас кул» дип йөртә. Эшкә кия торганы да, рәешкә дигәне дә бар икән. Кулы булмаганга бер дә читенсенми. Киресенчә, ул язмыш сынавын дөрес кабул итүенә, дин юлына китеп, игелекләр кылып яши алуына сөенә.

– Хатыным Фаимә 1990 елны яман чирдән үлеп китте. Без аның белән бик матур яшәдек. 3 малай, 2 кыз үстердек. 33 ел бергә яшәгән хәләлемнең үлеме авыр тәэсир итте. Җанымны басар өчен мин догалар укый башладым, әкренләп дингә якынайдым. Шул чакта Казанда яшәүче ялгыз бер хатын белән таныштым. Балаларым да каршы килмәде. Мин шәһәргә күчтем. Бик яхшы кеше булып чыкты Мөршидә. Кызганыч, аның белән нибары 14 ел гына яшәп калдык, – дип сөйли Мәсхүт абый.

Икенче хатынының ашларын уздыргач, ул кабат авылына кайтып китә, ә Мөршидә апаның балалары белән әле дә аралашып тора.

– Язмышка ни язылганын беребез дә белми. Мин дә болай озак яшәрмен димәгән идем. Аллаһы Тәгалә юлында булу яшәргә көч бирә. Сабырлык өсти. Әле бит мин олы яшьтә дип тик утырмыйм. Улым белән киленем өйдә булмаганда, вак-төяк эшләрне эшләп куям. Алар кунакка китсә дә, миңа ышанып йортны калдырып китәләр. Тик утырырга күнекмәгән мин. Хәрәкәт кирәк, – ди ул. Картлыгым бәхетле үтә. Улым белән киленем тәрбиясендә кирәкле булып яшим. Алар хөрмәт итеп тора. Биш баламның тормышына сөенеп яшим. Аллаһы Тәгалә кулымны алса да, бәхетне өеп бирде миңа. Шуңа күрә һәр сынауны дөрес кабул итеп, сабыр итәргә кирәк. Ә калганы була икән!

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү