Дәресләре бернигә яраксыз “инфочегәннәр” реестрын булдырырга җыеналар

Дәүләт Думасында дәресләре бернигә ярамый торган намуссыз бизнес-тренерлар реестрын булдыру мәсьәләсе карала. Думаның Мәгърифәт буенча комитеты рәисе беренче урынбасары, “Справедливая Россия – За правду” фракциясе депутаты Яна Лантратова шулай дип белдергән.

Бу мәсьәлә коучлар һзм бизнес-тренерлар эшчәнлеген лицензияләүгә багышланган киңәшмәдә күтәрелгән, дип яза ТАСС.

“Коллегаларыбыз белән, “инфочегәннәр” (интернет аша бернигә яраксыз түләүле курслар, тренинглар алып баручыларны шулай дип атыйлар) реестрын булдыру турында уйларга кирәк, дигән карарга килдек. Әлегә идеяләр туплыйбыз, проблеманы өйрәнәбез. Киләсе утырышка тиешле министрлыклар һәм ведомстволары вәкилләре үзләренең конкрет тәкъдимнәрен әзерләячәк, дигән депутат.

10 февральдә Дәүләт Думасы вице-спикеры, ЛДПР фракциясе депутаты Борис Чернышов Яна Лантратова белән бергә шәхси үсеш тренерлары һәм бизнес-коучлар эшчәнлеген җайга салу буенча фракцияара эш төркемен булдыру тәкъдиме белән чыккан.


Фикер өстәү