Халыкара олимпия комитеты башлыгы Камилә Вәлиеваның тренеры Этери Тутберидзега карата җәза чарасы куллану мөмкинлеген әйткән

МОК башлыгы тикшерүдән соң атаклы тренерга карата катгый җәза чарасы куллану ихтималына ишарәләгән.

Халыкара олимпия комитеты (МОК) башлыгы Томас Бах әйтүенчә, Камилә Вәлиеваның шикле допинг-тестына бәйле хәлне тикшерү мәсьәләләре буенча Россия тренеры Этери Тутберидзега карата җәза чарасы кулланылырга мөмкин.

Бах басым ясап әйткәнчә, комитет тикшерү үткәрүне таләп иткән. Ул Вәлиеваны әзерләүче кешеләргә, шул исәптән Тутберидзега карата җитди җәза чаралары кулланырга мөмкин булуын искәрткән.

Бах, Камиләнең Олимпиадада ирекле программада чыгыш ясавына тукталып, кызның чыгышыннан кәефе төшүен билгеләп үткән.

Исегезгә төшерәбез: Камилә Вәлиева Олимпиадада шәхси ярышларда, кыска программа буенча беренче урында баруына карамастан, дүртенче урын гына алды.


Фикер өстәү