Россиядә террорчылар һәм педофиллар өчен үлем җәзасын кертергә тәкъдим иткәннәр

“Справедливая Россия — За правду” партиясе җитәкчесе белдергәнчә, халыкның 70%ы иң югары җәза кертүне хуплый.

“Справедливая Россия — За правду” партиясе җитәкчесе Сергей Миронов коллегалары белән террорчы һәм педофиллар өчен үлем җәзасын кертергә тырышачакларын белдергән.

Миронов әйтүенчә, балаларны үтерүче һәм көчләүчеләр, шулай ук террорчылар һәм аларның ярдәмчеләре иң югары җәза чарасына – атып үтерүгә лаек.

Депутат сүзләренә караганда, аның мәгълүматлары буенча, Россиядә яшәүчеләрнең 70 проценты үлем җәзасын кире кайтаруны хуплый.

Сәясәтче тәкъдим иткәнчә, бездә суд системасының камил булмавы сәбәпле, үлем җәзасы буенча хөкем карарын беренче инстанция суд карарын присяжныйлар коллегиясе белән Югары суд раслаганнан соң ук үтәргә кирәк.


Фикер өстәү