QR-кодлар белән керү бетерелгәннән соң сәүдә үзәкләренең ничек эшләячәге билгеле

QR-кодлар белән керү бетерелгәннән соң Казанның “МЕГА” һәм “Парк Хаус” сәүдә үзәкләренең ничек эшлиячәге турында аңлатканнар. Кибеткә килүчеләрнең битлектән булуы һәм үзара 1,5 метр ераклыкны саклавы шарт.

Һәр җиргә санитайзерлар куелган, социаль дистанция саклау өчен идәнгә кызыл полосалар сызылган. Балигъ булмаганнарга әти-әниләреннән башка керү тыела.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Хөкүмәте 21 февральдән җәмәгать урыннарына QR-кодлар белән керүне юкка чыгарды. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте рәсми телеграм-каналында хәбәр итте.


Фикер өстәү