9 сыйныф укучыларына төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен өстәмә көннәр биреләчәк

Быел тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларга төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен өстәмә көннәр биреләчәк. Бу хакта Рособрнадзорның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен элек расланган дәүләт йомгаклау аттестациясе расписаниесенә үзгәрешләр әзерләнде. Хәзерге вакытта документ раслау процедурасын уза», — дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Рус теле, математика һәм җәмгыять белеме буенча массакүләм имтихан бирүне ике көн итү карала. Барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, имтиханнарны бер яки ике көндә үткәрүне һәр төбәк үзе хәл итәчәк.

Яңа расписание буенча 19 һәм 20 майда — чит телләр, 23 һәм 24 майда — математика, 27 һәм 28 майда — җәмгыять белеме, 1 июньдә — тарих, физика, биология һәм химия, 7 һәм 8 июньдә — рус теле, 15 июньдә — биология, информатика, география һәм химия, 22 июньдә – әдәбият, физика, информатика, география буенча имтиханнар үткәрү планлаштырыла.

Моннан тыш, 4 июльдән 9 июльгә кадәр барлык фәннәр буенча да төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен резерв көннәр каралган.


Фикер өстәү