Татарстанлылар бу атнада озаграк эшли

Алда торган 8 Март бәйрәме һәм киләсе шимбәдәге ял көне күчерелү сәбәпле, Татарстан халкын алты көнлек эш атнасы көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

«Россия Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көн санала. Шуңа бәйле рәвештә, эшләми торган бәйрәм көн алдыннан килгән эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими», — дип искәрттеләр министрлыкта.

«Россия Хөкүмәтенең “2022 елда ял көннәрен күчерү турында”гы карары белән, хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатыннан 5 март, шимбәдәге ял көне дүшәмбегә, 7 мартка күчерелде», — дип искәрттеләр ведомствода.

Шул рәвешле, бүген башланган эш атнасы алты көннән торачак, республика халкы 28 февральдән 5 мартка кадәр эшләячәк. 5 мартта эш көне бер сәгатькә кыскарак була. Нәтиҗәдә, өч көн рәттән (6, 7 һәм 8 март) ял итәчәкбез.


Фикер өстәү