Нормабаш халкы авыл уртасында «Тау шуу» бәйрәме уздырган

Клубы булмаса да, Балтач районының Нормабаш авылы халкы бәйрәмнәрне гөрләтеп үткәрә. Заманында Рәшит Шамкай белән бер төркемдә эшләп, бүген күрше авылдан килеп, мөдир булып эшләүче, «ут хатын» дип йөртелүче Рузилә Шамкаева нормабашлыларны бер дә тик тотмый. Әле узган ялларда урам уртасында «Тау шуу» бәйрәме уздырганнар. Рәхәтләнеп күңел ачу өчен кечкенә таучык та җиткән.

Нормабаш – 30 хуҗалыклы кечкенә авылларның берсе. Соңгы елларда клубы эшләмәсә дә, халкы өенә генә бикләнеп утырмый. Рузилә әйтүенчә, бәйрәм оештырабыз дип, бер әйтүгә, йөгереп киләләр икән. Җырлыйлар, бииләр, нинди уен уйнатсаң, шуны уйныйлар. Авыл халкы туры сүзле, эшчән һәм шул ук вакытта бик усал. Тик ачу саклый белмиләр. Бер-берсе белән бик дус яшиләр. Бу – кечкенә  авылның бер матурлыгы.

– Гореф-гадәт булмаса да, тау шуу – балачак истәлеге. Теләгебез – балалар, бәйрәмнән күреп, тау шусыннар иде. Кар атышып та уйнамасаң, чана-чаңгы да шумасаң, кышның үткәнен сизми дә каласың. Саф һава, сәламәтлек… Мондый чаралар бик кирәк. Башта мин чирләдем, аннан авыл кешеләре. Бәйрәм үткәрелмичә кала инде, дип борчылган идек. Яңгыр яуса да, бәхеткә, кар эремәгән әле. Бияләйләр юешләнеп бетте. Бер яктан, тавы биек булса, кызыграк инде, ераграк китәсең. Икенчедән, бала чакта нәкъ шулай кечкенәсеннән шуа идек бит, – ди мөдир.

Бәйрәмне үткәрү өчен махсус урын да әзерләгән булганнар. Моңа кадәр клуб мөдире булып эшләгән Лилия Галипова: «Әйдәгез, урамдагы менә шушы тауда гына шуыйк әле», – диюгә, берничә бала тауга йөгереп менеп тә киткән, аның артыннан башкалар ияргән. Кар көртеннән ясалган өч тауны бер итеп, бала-чагасы, авыл халкы бергәләп чана шуган. Ул арада капчык киеп йөгереп, аркан тартышып та алганнар. Бер-берсен чанада тартып ярышканнар. Соңыннан самавыр куеп, коймак белән чәй эчкәннәр.

– Халык аралашуга сусаган. Эх, кечкенә генә бер клуб булса, бәйләүләр бәйләп, такмаклар әйтеп, җырлашып утырырлар иде, дип хыялланам. Урамда бәйрәмнәр уздыру җайлы түгел инде, әмма авылның мәдәни учагы сүнмәсен өчен, барысын да эшләргә тырышабыз, – ди Рузилә Шамкаева.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү