Россия туристларына чит илләргә сәфәр чыкмаска киңәш итәләр

Чит илләрдә калучыларга мөстәкыйль кайтырга киңәш ителгән. 

Росавиация, мәҗбүри булмаганда, чит илләргә сәфәр чыгудан баш тартып торырга киңәш иткән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Моннан тыш ведомство сайтында Ростуризмның Россия авиакомпанияләре вәкилләре белән киңәшмә үткәрүе турында хәбәр ителә. Уртак көч белән чит дәүләтләрдә калган кешеләрне илгә кайтаруны оештыру мәсьәләсе буенча эш алып барыла.

Росавиациядә аныклап үтелгәнчә, 2020 елда мондый рейслар оештыру тәҗрибәсе бу мәсьәләне хәл итү өчен шактый ук зур вакыт кирәклеген күрсәткән. Шуңа күрә туристларга һәм чит илләрдә калган башка кешеләргә илгә кайту өчен бүтән маршрутлар турында уйлану тәкъдим ителгән. Аларга очышларны чикләмәгән илләр – Әзәрбәйҗан, Әрмәнстан, Казахстан, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия аша кире кайтырга мөмкин. Яисә, берничә транспорт белән, катнаш маршрутлар кулланырга киңәш ителә. Мәсәлән, Латвия, Литва, Польша һәм Финляндиядәгә килеп, аннан җир өсте транспорты белән, шул исәптән Белоруссия аша, Россиягә кайтырга була.


Фикер өстәү