Алмаз Миргаязов Чехиядә укучы улы турында: «Кайткан очракта да, авыр кабул итмәячәкбез, урамда калмас дип ышанам»

Чит илләрдә белем алучы  яшьләр туган якларына кайтырга мәҗбүр. Украинадагы вазгыятькә бәйле рәвештә Европа вузлары  Россия студентларын укытудан баш тарткан. Бу хакта Россия югары белем бирү  һәм  фән министры Валерий Фальков белән очрашуда илнең Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Татьяна Москалькова әйткән.

Вәкаләтле вәкил белдергәнчә, бүген Франция, Чехия, Бельгия  һәм башка  илләрнең югары уку йортларында  белем алучы яшьләрнең хокукларын яклау буенча чаралар күрелә. Мәгърифәт министрлыгы  әти-әниләрне, студентлар укуларын илнең алдынгы вузларында дәвам итә алачак, дип тынычландыра. Тәкъдим ителәчәк уку йортлары арасында Мәскәү, Санкт-Петербург  вузлары да бар.

Бездәге хәлләр турында да белештек. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге белдергәнчә, әлегә «Алгарыш» программасы буенча мөрәҗәгать итүчеләр юк. Хәзерге вакытта магистрантларның төп  өлеше Германиядә укый. Немец академик алмашулар хезмәте,  студентлар программаны ахырына кадәр укыячак, дип ышандырган.

«Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязовның  улы Ислам  Чехиядә белем ала.

– Улыбыз  – Прагадагы Ньютон университетының икенче курс студенты.  Ул анда бренд-менеджмент белгечлеген үзләштерә. Грант отып түгел, аттестат баллары белән, өстәмә имтиханнар тапшырып укырга керде. Быел болай да өйдән генә торып укый. Коронавирус сәбәпле, яхшы укыган студентларга дистант формасын сайларга  рөхсәт иттеләр. Улыбыз безгә: «Чехия   Россия студентларын кире кайтару турында  карар кабул иткән, әмма әлегә хәбәр иткән кеше юк,  мин укыйм», – диде. Кайткан очракта да, авыр кабул итмәячәкбез, урамда калмас дип ышанам. Аларны  илдәге вузларга урнаштырачаклар дигән  сүзләр әйтәләр. Дәүләт нинди дә булса карар кабул итәргә тиеш дип уйлыйм, –  диде Алмаз Миргаязов.

Татарстанда бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил  Ирина  Волынец  Россия студентларының  туган якларына кире кайту хәбәрен кире какмады.

– Вазгыять авыр, берәү дә мондый хәлләр булыр дип башына да китермәде.  Европа гына түгел, Америка вузларында да безнең студентларга уку тыела. Алар гаепле түгел. Бер өлеше – акчага, икенчеләре грант, студентлар алмашы  хисабына укый. Проблеманы   нинди белгечлек алуларына карап хәл итәргә кирәк. Безгә әле мөрәҗәгать итүчеләр юк, мәсьәләне контрольдә тотачакбыз. Алар  белемсез калмаячак. Шулай ук Донбасстан күченеп килүчеләр дә урнаштырыла. Әгәр спорт белән шөгыльләнүчеләр бар икән,  аларга шушы юнәлештә дә булышачакбыз.  Студентларга болай да психологик яктан авыр. Шуңа күрә  әти-әниләре, туганнары үзләрен дөрес тотсын иде. Без укытачакбыз, эшкә урнаштырачакбыз, – диде Ирина Волынец.

Сәрия Мифтахова

 

 

 


Фикер өстәү