Риман Гыйлемханов: Ерак киләчәктә «җәмгыять күзәнәге» булган гаиләләрнең дә кирәге калмас…

Бүгенге  ирләр һәм хатын-кызлар арасындагы мөнәсәбәт, гаиләләр турында бер-бер сүз әйтергә күптән тел кычытып йөри. Әмма буш сүз белән тел кашып файда юк бит. Шуңа күрә язарга утырыр алдыннан төрле сораулар биреп танышларны, дус-ишләрне шактый аптыратып бетердем. Ни өчен бүген кулларыннан эш килгән, тормышта үз урынын тапкан, үз тормышын көйләгән гүзәл затлар үзенә пар таба алмый йөри? Ә көчле зат саналган ирләр ни өчен гаилә корудан курка башлады? Әлеге сорауларга күпмедер дәрәҗәдә җавап бирә алам кебек, әмма өздереп кенә әйтергә шикләндерә. Элегрәк мин: «Яшьлек җүләрлеге белән өйләнергә яки кияүгә чыгып калырга кирәк», – дип сөйләнеп йөрдем. Тик статистикага күз салсаң, шушы «җүләрлек» шактый аяныч нәтиҗәләргә китерә икән, ягъни илдә аерылышучылар саны инде менә шактый еллар арта бара, күбесенең характерлары туры килеп бетми икән. Сүзем коры булмасын өчен әйтим: мәсәлән, 2021 елда таркалган гаиләләр саны аннан алдагы елга караганда 564033тән 644207гә җиткән. Ә кавышулар кимеп бара икән.

Бу хәлне заман авырлыгы, пандемия зәхмәте белән бәйләп тә аңлатмакчы булалар. Безнең кайчан җәннәттә яшәгән бар соң? Гаилә кору, нәсел калдыру элек-электән табигый, кирәкле эш саналган. Хәзер «җәмгыять күзәнәге» булган гаиләләр  көчсезләнә башлады кебек. Көчсезләнү генә түгел, аларның барлыкка килүе дә кимеде.

«Көчле» һәм «гүзәл» затларга килгәндә, бездә вазыйфалар да алышынып бара кебек. Нужәли, яңадан матриархат чорына керәбез инде?! Баш мие ярымшарларында күзәнәкләр үз урыннарын алыштырдылар микән әллә? Хатын-кыз көчлерәк кебек хәзер. Җәмгыятьтә кулыннан эш килгән, акыллы, үз тормышын үзе алып бара ала торган гүзәл затларга муллык кебек. Элек алар тормышта терәк булырлык ир турында хыяллансалар, ирләр гаилә учагын сүндерми тотарлык хатын-кыз эзләделәр. Хатын ул акыл-белем ягыннан да бераз кайтыш булырга тиеш кебек иде. Бу – электән килгән, беркайда да язылмаган, әмма үтәргә тиешле закон, кагыйдә. Гаиләдә «ир – баш, хатын – муен» саналды. Әмма хәзер хатын – баш, ир – муенга әйләнеп бара кебек. Ир заты көчле хатын янында үзен хуҗа итеп тоя алмаячак. Бәлки, ул шуннан куркадыр да дигән шик бар. Әгәр шулай икән, димәк, хатын-кыз үзенең язылмаган законда каралган төп миссиясен үтәргә тиеш була. Тик иренең күзенә генә карап торырлык гүзәл затлар кими бара, ә хатынының күз карашыннан куырылып, кечерәеп кала торган ирләр ишәя кебек.

Әле артык хыялланып китеп, бәлки, ерак киләчәктә «җәмгыять күзәнәге» булган гаиләләрнең дә кирәге калмас, дип саташкалап та куям. Ир – үз, хатын-кыз үз рәхәте өчен яши башлар да вәссәлам! Бу фикерне бер дустыма да әйтеп караган идем, ул: «Гаилә булмагач, балалар тумагач, Җир йөзендә адәм заты да калмый, җәмгыять дигәннәре дә бетә бит», – диде. Мин аның саен «саташам». «Хәзер фән бик алга китте, кеше күзәнәкләрдән клоннар ясар, шактый эшне  роботлар алыштырыр. Гаилә кирәк икән, бер җенесле кешеләр гаилә корып, рәхәтләнеп яшәрләр. Дөнья шуңа таба бара шикелле», – дим. Бу хакта уйлаганда: «Привет, дауатика», – дип авыз ерган клон балалар күз алдына килеп китте. Дустым исә, миңа аптырап карап торды да, чигәсенә бармагын әйләндереп күрсәтте. Аңа, әлбәттә, үпкәләмәдем. Әйткәннәрем бүген, чыннан да, саташу, булмастай бер хыял гына бит. Һәрхәлдә, бүген шулай уйлата, чукынчык. Әмма җәмгыятьнең күзәнәге булган гаиләләрнең күпләп таркалуы, бала табуларның кимүе барыбер ямьсез итеп күңелне кытыклап тора. Күңелсез уйларны читкә куам. Редакциядә эшләүче берсеннән-берсе уңган, чибәр кызларга карыйм да, табигать барыбер үзенекен итәчәк, дип күңелне тынычландырам.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү