Россия Мәгърифәт министрлыгы мәктәпләрдә “ышаныч тартма”лары куюны хуплаган

Дәүләт Думасы депутаты Яна Лантратова мәктәпләрдә “ышаныч тартма”лары куярга тәкъдим иткән иде. Аның фикеренчә, укучылар әлеге тартмага аноним рәвештә борчыган сорауларын язып, психологтан җавап таба алачак.

Россия Мәгърифәт министрлыгы депутатның фикерен хуплап, мондый тартмаларны балалар һәм үсмерләргә психологик ярдәм күрсәтүнең бер юлы, дип саный. Мәгариф тармагында педагог–психологларның да саны артуы көтелә.


Фикер өстәү