Эльвира Нәбиуллинаның отставкага китү-китмәвенә ачыклык керттеләр

Кремльдә Россия Үзәк банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллинаның отставкага китәргә ниятләве турындагы имеш-мимешләрне белмиләр. Россия Президентының матбугат-секретаре Дмитрий Песков шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

“Юк, безгә мәгълүм түгел бу. Президент Үзәк банк эшен инде берничә тапкыр бәяләде, әмма мондый сүз булмады”, – дигән Песков, Эльвира Нәбиуллинанның, янәсе, Үзәк банк башлыгы вазыйфасыннан китәргә җыенуы турында Кремльгә мәгълүмме, дигән сорауга җавап биреп.

Моңа кадәр дәүләт башлыгы матбугат секретаренең Россия Президенты Владимир Путинның Үзәк банк һәм аның башлыгы Эльвира Нәбиуллина эшен югары бәяләвен берничә тапкыр искәртеп үткәнлеген искә төшерик.


Фикер өстәү