Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе йоктыруның 733 яңа очрагы ачыкланган. 85 авыру хастаханәдә дәвалана. Авыручылар арасында 135 бала да бар.
Антирейтингта Казан лидер булып тора, анда — 229 кеше, Чаллыда — 94, Әлмәт районында 42 кеше коронавирус йоктырган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада 2 472 649 кеше вакцинаның беренче компонентын ясаткан, 1 925 721 кеше икенче прививкасын алган. Татарстанда яшәүче 258 551 кеше ревакцинация узган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat