Казанда бер ир-ат үз фатирында таныш булмаган кеше мәетен тапкан

Казанда бер ир-ат үз фатирында таныш булмаган ир мәетен тапкан. Бу хакта «Татарстан» телеканалына хәбәр иткәннәр.

Мәет Шаһиди 1/15 урамындагы йортларның берсендә табыла. Башлангыч мәгълүматлар буенча, мәет спиртлы эчемлекләрдән бушаган шешәләр арасында яткан. Фатирда аннан тыш башка беркем дә булмаган.

Фатир хуҗасы анда үзе яшәмәгән, ә тәүлек буена арендага тапшыра торган булган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү