Владимир Путинга Россиядә яшәүчеләрнең Донбасстан китерелгән ятимнәрне тәрбиягә алырга әзер булулары турында әйкәннәр

Россиягә Донбасстан 1090 ятим бала китерелгән. Илдә яшәүчеләр аларны үз гаиләләренә сыендырырга әзер. Моның өчен кирәкле документларга ия булучыларның исемлеге төзелгән дә инде, ләкин кайбер бюрократик киртәләр комачаулый. Россия Президенты каршындагы бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова Владимир Путинга шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, балаларның тормышын көйләү өчен күп кенә мөмкинлекләр тудырылган. Әйтик, аларны вакытлыча урнаштыру мөмкинлеге. “Россия гражданлыгына ия булучылар арасыннан кемнәрнедер инде гаиләгә урнаштырып та булыр иде, ләкин бу изге эшкә закондагы кайбер киртәләр комачаулый”, – дигән балалар омбудсмены.
Президент исә моңа җавап йөзеннән: “Гадәттән тыш хәлләр бу. Шуңа күрә, миңа калса, бюрокоратик киртәләр турында түгел, ә балалар турында уйларга кирәк”, – дигән.
“Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез, депутатларның сезне хуплаячагына ышанам”, – дип йомгак ясаган сүзенә Президент.

Дәүләт башлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Путинның балалар омбудсмены белән очрашуы Мәскәү Кремлендә узган.


Фикер өстәү